Габдулла Шамуков һәм Сәхаб Урайский эзләреннән

25-26 майда Ульяновск өлкәсендә "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалының "Әдәби хәзинә" тапшыруын төшерү төркеме эшләде. Иҗат группасы Иске Майна һәм Чардаклы районнарының татар авылларында булырга өлгерде.

Сембер-Ульяновск төбәге татар милли мәдәниятенә һәм сәнгатенә, әдәбиятына бик күп танылган шәхесләр биргән. Алар турында күбрәк яңа мәгълүмат туплау, аны халыкка житкерү һәм исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясе безнең якларда туып үскән фронтовик-шагыйрь Сәхаб Урайский һәм СССРның, РСФСРның, ТАССРның халык артисты Габдулла Шамуков турында «Әдәби хәзинә» дип аталган чираттагы тапшырулар циклын төшерделәр.

Казаннан килгән иҗат төркеме әлеге шәхесләрнең туган якларында
булып, алар йөргән урамнардан узып, аларның авылдашлары, туганнары белән очраштылар.

Габдулла Шамуков Чардаклы районы Әсән авылында туган. Бүген биредә аның туганнан туган энесе Фәрит ага Мәҗитов яши. Ул танылган артист турындагы кызыклы истәлекләре белән уртаклашты, абыйсының кайбер кулъязмалары, шәхси әйберләре белән таныштырды.

Ни кызганыч, Сәхаб Урайскийның туган җире - Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында шагыйрьнең бер генә туганы да калмаган инде. Алар яшәгән нигездә дә бүген чит кешелэр гомер итә. Шулай да, авылдашлары аңа кагылышлы әби-бабаларыннан ишетеп калган һәм буыннан-буынга тапшырылып баручы хатирәләре белән бүлештеләр.

«Өмет» өлкә татар газетасы редакциясе 1997 елда, ягъни С.Урайскийның 90 еллыгы уңаеннан якташ шагыйребез истәлегенә багышлап, аның исемендәге әдәби премия булдырган иде. Тапшыруны әзерләүчеләр төрле елларда әлеге премиягә лаек булган берничә язучы белән очрашып сөйләштеләр.

Ә Татар мәдәният үзәгенең Барый Тарханов исемендәге татар халык театры артистлары Гөлия Салахутдинова, Наил һәм Зилә Нуруллиннар Габдулла Шамуков иҗат иткән әсәрләрне - гыйбрәтле мәсәлләрне укыдылар.

Ике көн дәвамында төшерелгән язмалар озакламый «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» каналларының «Әдәби хәзинә» тапшыруында эфирга чыгачак.