Өлкә Сабан туена әзерләнәбез

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе президиумының чираттагы утырышы Рамис Сафин рәислегендә узды. Анда май аенда башкарылган эшләргә йомгак ясап, июнь аена эш планы билгеләнде, шулай ук өлкә Сабан туена әзерләнү мәсьәләсе каралды.

Автономия рәисе Рамис Сафин Уфага сәфәре - Башкортстан татар милли-мәдәни мохтариятенең 10 еллыгына багышланган тантанада катнашуы турында сөйләде. Юбилей уңаеннан пешерелгән 80 килограммлы бәлеш, яңа гына ачылган Габдулла Тукай һәйкәле, "Нур" татар театры, республика авылларының чисталыгы чиксез соклану тудырды, диде ул.

Ә мохтариятнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфия Абутдинова Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә хезмәт куючы 13 татар теле укытучысының Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбендә төбәкара семинарда булып кайтулары хакында җиткерде.

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина белдерүенчә, өлкә Сабан туе 15 июнь көнне "Җиңү" паркы һәм шәһәр ипподромы территориясендә үтәчәк. Милли бердәмлек елына һәм Театр елына багышланган бәйрәмдә "Халык уеннары", "Татарча көрәш", "Театр мәйданы", "Балалар мәйданы" һәм "Уйнагыз, гармуннар!" мәйданчыгы эшләр дип көтелә.

Утырышта шулай ук июнь аенда Казанда үтәчәк татар теле һәм әдәбияты укытучылары форумына Ульяновск өлкәсеннән 11 кеше барырга җыенуы һәм Иске Кулаткының "Гөлчәчәк" балалар бакчасына Татарстан мәгариф министрлыгы тарафыннан 100 мең сумлык акчалата грант бүлеп бирелүе, Самара өлкәсе Камышлы районында узачак Бөтенроссия авыл Сабан туена Ульяновскидан 41 кешедән торган делегация барачагы турында билгеле булды.