"Шумбрат" мордва бәйрәме гөрли

Бүген, 25 майда, Ульяновскиның "Владимирский бакчасы"нда "Шумбрат" дип исемләнгән мордва милли бәйрәме гөрли.

Милли бердәмлек елы кысаларында оештырылган бәйрәмдә катнашучыларны өлкә Губернаторы Сергей Морозов, шәһәр башлыгы Сергей Панчин, өлкә мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе Владимир Сафонов, Мордовия Республикасы Хөкүмәте вәкилләре сәламләде. Хезмәт һәм җыр тантанасында өлкә районнарының һәм Россия төбәкләренең мордва иҗат коллективлары катнаша.