Радищевода - ифтар мәҗлесе

Ульяновск өлкәсенең Радищево бистәсендә инде традициягә кергән район ифтары узды. "Мәдинә" мәхәлләсе тырышлыгы һәм татар эшмәкәрләре ярдәмендә оештырылган авыз ачу мәҗлесендә төрле буын вәкилләре катнашты.

Күркәм табын артына җыелган мөселман кардәшләребезне район хакимияте башлыгы Александр Белотелов сәламләде. Ул "Мәдинә" мәхәлләсенең халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә зур эш башкаруы, хәйриячелек эшчәнлеге белән актив рәвештә шөгыльләнүе турында сокланып сөйләде. Район культура йортында ел саен Ислам мәдәнияте көне уздыру бездә традициягә әверелде, диде район җитәкчесе. Ә Руслан хәзрәт Фархутдинов һәм "Мәдинә" мәчете имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Бекеров халыкка бай эчтәлекле вәгазьләрен ирештерделәр.