Җырлый да, рәсемнәр дә ясый

Ульяновск шәһәрендә туып үскән, хәзер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында белем алучы Ләйсән Усманова күпләргә яхшы таныш. Ул талантлы җырчы гына түгел, оста рәссам да әле.

Ләйсән татар җанлы гаиләдә тәрбияләнә. Әти-әнисенең тамырлары Иске Кулаткы районы Вязовый Гай авылына барып тоташа. Сәләтле кыз җәйге каникуллар вакытында авылга кайтып йөри һәм әби-бабалары туфрагыннан, шушы як табигатеннән илһам алып үсә. Аңа Яңа шәһәрдә ачылган 91 нче санлы татар мәктәбендә белем алырга насыйп итә. Аннары "Татар кызы" өлкә конкурсында катнашып, Бөтенроссия гүзәллек бәйгесендә Сембер данын яклау бәхете елмая. Талантлы кыз анда да сынатмый һәм бик күп бүләкләр алып кайта.

Иҗат юлын Татар мәдәният үзәгенең "Идел" җыр-бию ансамблендә башлап җибәргән Ләйсәнгә төрле фестиваль-конкурсларда дәрәҗәле урыннар алырга, Россиянең төрле шәһәрләре мәдәният сарайларында һәм ике мәртәбә Болгария сәхнәсендә татар халык җырларын башкарырга туры килә.

Буш вакытларында ул милли темага гаҗәеп дәрәҗәдә матур рәсемнәр ясый. Чибәр, мөлаем, сабыр татар хатын-кызларын аеруча оста сурәтли. Аның милли рухлы рәсемнәренә күпләр соклана.