Бөтенроссия авыл Сабан туе Камышлыда узачак

Быел Бөтенроссия авыл Сабан туе 29 июнь көнне Самара өлкәсенең Камышлы район үзәгендә узачак. Анда Ульяновск өлкәсеннән дә зур делегация катнашачак, дип хәбәр итте татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.

2016 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Ульяновск өлкәcенең Иске Кулаткы район үзәгендә күренекле меценат Эдуард хаҗи Ганеевның финанс ярдәмендә үткәрелгән иде.