Ульяновск өлкәсенең татар теле укытучылары – Чүпрәле районында

Ульяновск өлкә мәгариф министрлыгы белән Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән иде. Бу килешү өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелеге инициативасы буенча әзерләнде.

Шушы килешү кысаларында бүген Ульяновск өлкәсенең татар теле укытучылары күрше Чүпрәле районы мәктәпләренең эш тәҗрибәсен өйрәнеп кайттылар. Делегациягә өлкә мәгариф үсеше институтының баш белгече Әлфия Абутдинова җитәкчелек итте.

Районның Кече Чынлы авылы мәктәбендә «Гомум белем бирү мәктәпләрендә укыту-тәрбия эшчәнлеген оештыру» дип исемләнгән семинар узды. Анда Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия Республикасы  татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Аларны бүгенге шартларда ФГОС кысаларында ана телен укыту үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Шулай ук башлангыч һәм өлкән сыйныфларда татар телен укыту буенча мастер-класслар да күрсәтелде. Сыйныфтан тыш чараларда укучылар татар халык киемнәре тегеп һәм уенчыклар ясап оста куллы булуларын расладылар. Районның гына түгел, республиканың да танылган мәктәп укучылары «Театр елы»на багышлап әзерләнгән әдәби-музыкаль кичә дә тәкьдим иттеләр.

Чараның ахырында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәре Гөлия Мусина семинарда катнашучыларга сертификатлар тапшырды.