Гармунчы Фәйзулла Туишев традицияләрен дәвам итәргә кирәк

Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында туып үскән виртуоз-гармунчы Фәйзулла Туишев

Татар галиме, сәясәтче Индус Таһиров гармунчы Фәйзулла Туишевның традицияләрен бүгенге көндә дәвам итәргә кирәк, диде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Милли музеенда гармунчы Фәйзулла Туишевның шәхси күргәзмәсе ачылышы вакытында әйтте.

“Татар моңын югарыга күтәргән шәхес Фәйзулла Туишевны без истә тотарга тиеш. Әгәр дә аның традицияләре дәвам итсә, татар музыкасы сакланып калачак", - диде Индус Таһиров.

Аның фикеренчә, Туишев репертуарына татар халкының бөтен байлыгы сыйган. Аның иҗатын чын мәгънәсендә тикшерү эше киләчәктә әле булырга тиеш.

“Әлеге күргәзмәдә без Фәйзулла Туишевның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырырга тырыштык. Безнең милли фондта аның бай коллекциясе саклана. Шулар арасында унҗиде гармуны да саклана. Бу мирас безгә 1959 елда тапшырылды”, - диде әлеге экспозицияне оештыручы, музейның өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Хәйруллина.

Күргәзмәдә Фәйзулла Туишевның шәхси әйберләре: гармуннары, концерт костюмы, фоторәсемнәр, документлар, гаилә архивыннан алынган пластинкалар, халык тарафыннан аңа бүләк ителгән сувенирлар җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

  • Фәйзулла Туишев (1884-1958) – беренче татар профессиональ гармунчысы, ТАССРның халык артисты. Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылында туып үскән. Ул утыздан артык музыкаль әсәр авторы. Фәйзулла Туишевның репертуары татар һәм башка халыкларның көйләрен, маршларын һәм классик әсәрләрен үз эченә ала.