«Юность» балаларны берләштерде

Димитровград шәhәрендә урнашкан «Юность» балаларны сәламәтләндерү hәм аларга белем бирү үзәгендә быел инде дүртенче тапкыр «Идел буе халыклары» фестивале дип исемләнгән профильле смена эшләде. Ульяновск өлкәсенең мәгариф hәм фән министрлыгы, милли-мәдәни автономияләр тырышлыгы белән үткәрелгән әлеге сменада рус, татар, чуваш hәм мордва милләтеннән булган140 бала катнашты. 

    Өлкәбезнең Карсун, Павловка, Николаевка, Барыш, Яңа Малыклы, Майна, Ульяновск районнары hәм Димитровград шәhәре мәктәпләрендә белем алучы 45 татар баласы бер атна дәвамында күршедә генә яшәүче рус, чуваш hәм мордва милләте вәкилләренең мәдәнияте, аш-сулары, гореф-гадәтләре, йола-уеннары белән якыннан таныштылар. Алар шулай ук татар халкының кунакчыл, бай культуралы, тирән тарихлы булуын күрсәттеләр hәм яшьтәшләрен милли ризыкларыбыз – гөбәдия, чәкчәк, кыстыбый белән сыйладылар.

    «Идел буе халыклары» фестивале көннәрендә лагерьда төрле остаханәләр дә эшләде. Сменаның беренче көнендә Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылыннан Россиянең  атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль hәм Рәйсә Шакуровлар татар культурасы hәм сәнгате темасына мастер-класс күрсәттеләр. Yз эшенең чын осталары балаларны сәхнәдә үз-үзләрен тота белергә, татарча дөрес итеп биергә өйрәттеләр hәм күмәкләшеп милли көй-моңнарыбызны башкардылар. Укучылар белән очрашуга Димитровград шәhәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Равил Шәфигуллин, Роза Гайнуллина hәм Гөлсинә Ханәфи дә килгән иде. Әдипләр ана теле hәм туган як темасына багышланган өр-яңа шигырьләрен яңгыраттылар.

    Өлкe татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының Ульяновск филиалы директоры Рамис Сафин, Ульяновск шәhәренең Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре белән очрашу да балалар күңелендә матур тәэсирләр калдырды. Кунаклар телебез, милләтебез язмышы белән кызыксынучы малайлар hәм кызларга татар телевидениесе, театр сәнгате hәм милли киемнәр турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр.

    Сменаның бер көне «Өмет» газетасы редакциясе хезмәткәрләре белән очрашуга багышланган иде. Бу чарада «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина да катнашты. «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов татар җанлы балаларны милли басманың тарихы hәм эчтәлеге белән таныштырды, шулай ук Казанда hәм Россия регионнарында татар телендә нәшер ителүче газета-журналлар турында сөйләде. Ул укучыларны, кем мин - татар булмагач, дигән сорауны үз-үзләренә ешрак бирергә өндәде. Балалар төбәгебез татарлары тормышына, күренекле якташларыбызга бәйле викторина сорауларына да дөрес hәм төгәл җавап бирделәр. Малайлар hәм кызлар халкыбызның инде онытыла башлаган «Кулъяулык бирү», «Йөзек салу» hәм «Су агышы» уеннарында да бик теләп катнаштылар hәм үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтергә ашыктылар. Бу уеннарны үзебезнең иптәшләребезгә дә өйрәтәчeкбез, диделәр алар.

    Профильле смена сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган бай эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланды.

         Рузия ХӘЛИМОВА.  ,