Көрәшчеләр бил алышты

Димитровград шәһәренең «Нейтрон» физкультура-сәламәтлeндерү комплексында көрәш буенча 18 нче Бөтенроссия ярышлары гөрләп узды.

   Өлкәнең татарчакөрәш федерациясе президенты Фәнис Заббаров тырышлыгы белән оештырылган традицион бәйгедә Россиянең барлык төбәкләреннән дә килгән йөздән артык спортчы үзләренең көчләрен сынап карадылар. Ульяновск өлкәсенең җыелма командасы составында 24 көрәшче чыгыш ясады. Аларның күпчелек өлеше Димитровград шәһәре вәкилләре иде. Келәмдә бил алышу нәтиҗәләре буенча мәләкәслеләр унбиш көмеш һәм алтын медальгә ия булдылар. Танылган пәhлеван Тимур Хикмәтуллин «Россиянең спорт мастеры» исемен алу өчен барлык нормативларны да төгәл hәм җиренә җиткереп үтәп, алтын медаль белән бүләкләнде.

   - Татарча көрәш буенча Бөтенроссия турнирларында җиңү яулаган данлыклы спортчыларның безнең ярышларда да катнашулары чиксез шатландыра. Кунакчыл Ульяновск өлкәсе аларны һәммәсен дә ачык йөз, киң күңел белән каршылады. Бүгенге бәйгедә беренче урын алу бәхетенә ирешкән егетләребезгә «Россиянең спорт мастеры» дигән дәрәҗәле hәм мактаулы исем биреләчәк,- диде федерация җитәкчесе Фәнис Заббаров.

   - Миңа 60 килограммга кадәр үлчәү категориясендә Татарстан көрәшчесе белән бил алышырга туры килде. Кызганычка каршы, беренче юлы оттырдым. Ә икенче тапкыр келәмгә чыккач, чын мәгънәсендә, бәхет елмайды hәм җиңүгә ирештем. Быел барлык көндәшләр дә турнирга ныклап әзерләнеп килгәннәр,- дип сөйләде көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, Димитровград пәhлеваны Руслан Абдульмянов.