Зур Чирекле авылында Татар теле һәм мәдәнияте көне

Николаевка районы Зур Чирекле авылында сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп үтте. Анда Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Татар мәдәният үзәге, "Өмет" газетасы редакциясе, Николаевка район хакимияте һәм мәдәният идарәсе вәкилләре, Зур Чирекле, Татар Сайманы, Әхмәтле мәктәпләре укытучылары һәм укучылары катнашты.