Һәр мәчеттә - ифтар мәҗлесе

Изге вә мөбарәк Рамазан аенда Ульяновск шәһәренең һәм өлкәсенең барлык мәчетләрендә дә мәхәллә халкы, иганәчеләр ярдәмендә хәйриячелек чаралары - ифтар, ягъни авыз ачу мәҗлесләре үткәрелә.

Яңа шәһәрнең Ленин Комсомолы проспектында урнашкан намаз уку бүлмәсендә "Ак калфак" активистлары көн саен илледән артык мөселман кардәшебезне тукландыралар. Рафаэль хаҗи Назмутдинов җитәкчелек иткән мохтарият әгъзалары Рамазан аенда мәхәллә йортында заманча җиһазландырылган балалар мәйданчыгы да ясап куйганнар.

Нариманов проспектында урнашкан Үзәк Җәмигъ мәчет ашханәсендә, аннан ерак түгел эшләп килүче "Перекресток" кафесында, Инзенская урамындагы мәчеттә, Опытное поленың "Мәдинә" мәчетендә көн саен авыз ачу мәҗлесләре уздырыла.

Өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин көн саен авыл районнары мәчетләрендә оештырылган ифтарларда катнаша. Бу арада ул Димитровград шәһәрендә, Мәләкәс, Чардаклы, Ульяновск, Иске Кулаткы районнарында үткәрелгән ифтарларда булып кайтты. Авыз ачу мәҗлесләренә район администрациясе башлыкларының яки аларның урынбасарларының килүе бик тә сөендерә, ди Илдар хаҗи.