Илдар Насыйров - Ваһапов исемендәге конкурс лауреаты

Мәркәзебез Казанда Р.Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваль-конкурсы тәмамланды. Ульяновск татар сәхнәсе йолдызы Илдар Насыйров анда лауреат исеменә лаек табылды.

"Менә мин кире Ульяновск шәһәремә кайттым, эшкә чыктым, балалар янына ашыктым. Ә күңелдә ниндидер моңсулык... Монсу, чөнки Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль-конкурс тәмамланды. Бер яктан карасаң, нигә моңсуланырга, хәзер мин бит лауреат! Әйе, мин үзем белән канәгать калдым, мин бик бәхетле! Шушы фестиваль дәрәҗәмне тагын да күтәрде, ул бит менә нинди тәҗрибә, менә дигән старт! Бәйгенең продюсеры Рифат Фәттахов - шушы фестивальне саклаучы, үстерүче һәм мәдәнияттә иң төп кешеләрнең берсе. Мин аның белән танышуыма бик тә шатмын! Шушы матур, затлы фестивальне оештырган өчен рәхмәт аңа! Әлбәттә, режиссерларга, администраторларга, пиар-менеджерларга зур рәхмәт! Беләсезме, мин шушы дәрәҗәле, мәртәбәле конкурста беренче тапкыр җырладым! Оркестр белән җырлау, әлбәттә  инде, авыр, кайда куплетка керергә, кайда кушымтасы икәнен белмәдем. "Казан нуры" оркестрының җитәкчесе, дирижер Рәсим Ильясов бик нык булышты! Аның кинәшләре белән мин булдыра алдым! Без бит әле якташлар да булып чыктык.  Ана мең рәхмәт!"- ди Илдар, бәхетле елмаеп.