Динә Камалетдинова ОНЫТЫРМЫН, СИНЕ ГАЗАПЛАМАМ…

Хикәя

Яңа елга тагын ялгыз калды Рәсимә.Нишлисең бит,яшьләрнең үз ишләре белән буласы,бәйрәм итәсе килә.Әни ялгыз кала,дип,өйдә утырмаслар шул инде.Балалар да зур ягында,алар да үз дуслары янына китә. Улы Ринат:

-Әни,яныңа туган апаны алып килсәк,ярыймы,-дигәч,шатланып риза булды.

Кем әйтмешли “мировой” аның Фазилә апасы,аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була.Телевизор карарга утырсаң барсының да исемнәрен гаиләләренә кадәр белә ул.Әйтерсең, ул алар блән дуслашып бергә яшәгән.Шул арада улы кунакны алып та килде,апасы да бик шатланып риза булган икән.Күрешеп,йортка догалар кылып алганнан соң ,ахшам укып,табынга кереп утырдылар.Табынны килен хәзерләп киткән иде инде,пилмәнне иң соңыннан гына ашарга булдылар. Туган апасы шулай кушты, сәгать сукканда ашарга 12 шәр виноградны да аерып куйдылар.Һәрберсен теләк теләп кабарга кирәк бит.Телевизорда әллә ни кызыгып карарлык тапшыру да булмады ул көнне.Рәхәтләнеп сөйләшеп утырудан да яхшысы юк инде аның.Туган апасының бар тормышын беләм,дип,уйлый иде Рәсимә,белмәгәннәре дә,нәкъ үз тормышына ошаганчаклары да бар икән шул.

Иртәгә җомга көн булгач,атнакич ,диеп,намаздан соң озаклап әрвахлар рухына дога кылдылар.Шунда Фазилә яшьлек дустым Сәлим улы Нәҗип рухына,дип тә өстәде.Аның кем икәнлеген Рәсимә белми иде , аларның арасы 20яшь иде шул.Әбиләре уртак булгач,Фазилә аларга кунарга килгәли иде,дус кызлары белән аулаклар да ясыйлар иде.Кечкенә чагы булса да исендә әле аның,бер кичне кызлар җыелып кич утырырга килгәч,әбиләре чумара пешерде.10лы керосин лампасын яктырак янсын,дип,чыгарыбрак куйганнар иде,куыгы шартлап,чумара табагына төште.Шулпасын ашый алмадылар,әбиләре чумарын сөзеп ашатты.Аннары куыксыз ,сөремләнеп янган лампа яктысында чигеп утырдылар.Аннары Фазилә кияүгә чыкты.Яраткан егетенә чыккан,дип,уйлаганнар иде аны.Бик әйбәт уңган кеше иде Мөнип кияү.Еш килеп йөрделәр,бәрәңге чәчү,бәрәңге арасын сызу барсын да ул эшләде. Ирсез йортка зур таяныч булды ул .

Фазиләгә ике яшь тулгач,кулак гаиләсе,дип,йортларын сүтеп,әтисен алып киткәч,алар әнисе белән бабаларына кайттылар.Тик ,шул китүдән әтиләре кайтмады,юкка чыкты.Атканнар,дип,сөйләделәр ул чакта.Шулай әниле –кызлы анда яшәп калдылар.Монда кайтырга йорт урнында туфрак өеме генә калган иде шул,бабасы төрмәдә,әбисе кешеләрдә кунып йөри.Бик кундырасылары да килми,үзләре дә гаепләүдән куркып яши торган чак иде шул.Әнисе гел эштә булды.Әнисенең энесе гаилә коргач,балаларны карау кыз өстендә булды.Әнисе,җиңгәсе эштән кайткан төшкә өйдәге эшләрне эшләп куярга да өлгерергә кирәк.Чөнки,бабасы үлгәннән соң әбисе дә сукырайды.Аны да тотып йөртергә кирәк.Гаилә зурайган саен ,аларга бик кыен булса да,түзәргә туры килде.Әтисе кайтып,аларны үзләренә алып китәр,дигән өметләре дә акланмады.Кызга 13 тулгач,әнисен хатыны үлгән 4 балалы иргә кияүгә сорадылар, Фазилә елап, өзгәләнеп калды.Үги әтисе чакырса да,моннан үсеп беткән,бөтен эшне белгән кызны бик җибәрәселәре килмәде.Шул елны сугыш башланды,йорт башы сугышның беренче көннәрендә үк сугышка китте.Җиңгәсе ике кечкенә малай һәм сукыр кайнана белән калгач,Фазилә бердәнбер булышчы иде шул.Әнисенең дә бер бер артлы балалары туа башлады,аларны да барып карашып кайтты кыз.Әнисе янында озаграк та тора алмады ,анда инде җитеп килгән малайлар бар иде.Абыйлары сугыштан кайтмады.Әкрен генә малайлар кул арасына керә башлады.Инде Фазиләне дә һәркөн колхоз эшенә чакыралар.

Чибәр булып үсеп җиткән кызга егетләр күзе дә төшә башлады.Инде Фазиләнең яраткан егете дә бар,тик алар аулакларда гына сөйләшкәлиләр,ул чакта аерым сөйләшеп,озатышып йөрүләр юк иде .

Егет танышлар аша инде көзгә өйләнергә җыенуын җиткерде.Әлбәттә риза булды кыз.Тәртипле ,булдыклы егет,йорт җире яхшы.Әти-әнисе әйбәт кешеләр,матур гына сеңеле очрашкан саен,туган апам,дип,кочаклап китә.Кыз бала үзе дә кияүгә чыгып китәр,матур гына гаиләдә,яраткан кешесе белән бик бәхетле булып,балалар үстерергә хыялланып,очынып яшәде Фазилә,тизрәк көзне көтте.Эшкә барса эштә,өйдә булса өйдә,бөтен эшне ялт иттереп эшләгән кызга сокланмыйча мөмкин түгел иде.Әнисе янына да барып булыша,анда да өч бала,дүртенчесе дә озакламас кебек.Бер баруында үги әтисе аяктан егарлык хәбәр әйтте:

-Кызым,-диде ул,-синең яшең җиткән,үз тормышыңны корырга вакыт,тик Нәҗипне башыңнан чыгарып ташла,син аңарга бармыйсың,барасың икән әниеңнең монда яшәгәнен оныт.Син бу йортка аяк басмаячаксың.Кыз елап торган әнисенә күз төшерде,аның карашы ялварулы иде.И,бичара әнием,дип,уйлады кыз,синең бит инде болай да йөрәгең мең яралы,өзелеп яраткан кешеңә чыгып бергә гомер итәргә насыйп булмаган.Бу тормышыңның ничек барганын да күреп торам.Инде мине дә югалтсаң,карыныңдагы балаң ничек туар?Белмәде шул,белмәде Фазилә,әнисенең дә соңгы көннәре икәнен…Ризалашмаган да булыр иде…

Бер атнадан Мөнипкә сорарга килделәр.Ул Нәҗипләрнең якын туганнары иде,әллә үги әтисе белеп шулай эшләде,Алла үзе генә белә.Никахтан соң Мөнип алып китте. Ярабби, анда барып кергәч,кызның башы әйләнеп китте.Кайната,аның сеңеле,кайнана,өйләнгән каене,аның хатыны,улы,өйләнмәгән каене,каенсеңел,бер йортта шул кадәр халык.Нишлисең,түзәргә туры килә,Мөнип акыллы,җайлы,ул да күптән яратып йөргән,тик туган булгач араларына гына керергә батырчылыгы җитмәгән.Әйтәм кермәдең инде,дип,уйлый.Кеше күрмәгәндә яшеренеп кенә елый да,елый.Кайнанасы әйтеп тә куйды бер көнне,килен,әллә синең күзеңдә авыруың бармы,гел кызарып,яше агып тора,бүлнискә күрсәтер идең,диде.Инде туй үткәрергә җыенганнар иде,кунаклар чакырулы. Бөтенесе хәзерләнгән. Тик туй буласы көнне баласын үле килеш тудырганда күп кан югалтып әнисе гүр иясе булып куйды, сабыен куенына куеп җирләделәр.Әнисеннән тагын 8,4,2 яшьлек балалар калды. Яралы йөрәккә тагын әрнүләр, түзәр өчен күпме сабырлык кирәк булганын үзе генә белде Фазилә. Үги ата озак ялгыз яшәмәде тагын өйләнеп куйды, балаларны карарга кеше кирәк иде шул. Алар үскәч иң якыны апалары булды аларның.

Туй булдымы ,юкмы,аның Фазилә өчен бер нинди дә шатлыгы булмады.Кунакларга ни,аларга барыбер,ашый,эчә дә исерә дә җырлый.Ичмасам гаиләдә дә кеше бик күп,иркенләп сулыш алырга да юк,кунакларга да чакыралар.Ул заманда шулай иде бит,көненә 5-6 шар җиргә чакыраллар иде,бүләгеңне ничек булса да,тиз тапмый торган җиргә яшерергә тырышасың.Бер көнне Нәҗипләр дә чакырдылар,бармыйм,дип,әйтә алмыйсың,кайнананың туганы.Капкадан кергәндә Мөнип төрттереп куймасынмы,шулай синең кебек сөйгәннәреңә кунакка килсәң иде,дип куйды.Бик хәтере калды Фазиләнең,еларга җитеште.Әллә ни сөйләшмичә генә табында утырдылар,сеңеле почмактан да чыкмады,үпкәләгән иде.Ник килгәненә үзе дә үкенде,ярты йөрәге бу йортта каласын белмәде шул. Кайнанасы биреп җибәргән тастымал эченә,үзенең яратканыма, дип, чиккән кулъяулыгын да куеп,бүләген үзе утырган сандыкка салып кайтты.Әгәр шул өч ай эчендә Мөнипкә чыкмаган булса да бит, язмыш!

Мөнип заманы өчен укымышлы кеше иде,яхшы эшләрдә эшләде.Булдыклы,уңган кеше иде.Икенче елны өйләнгән энеләре аерылып чыктылар,аннары егет энеләре армиягә китте дә,шунда эшкә калды.Каенсеңел бер тапкыр кияүгә чыгып аерылып кайтты да, читкә китте.

Аннары балалар туа башлады,картлар шактый гомер итеп бер-бер артлы бакыйлыкка киттеләр.Бик теләк теләп киттеләр,кадер хөрмәттә яшәделәр шул.Үзләре дә тавыш тынсыз бер сүздә ,аңлашып яшәделәр.Балачагында,яшьлегендә күрмәгән рәхәтләрне күреп яшәде,тигезлектә яшәп,балалары бик акыллы булдылар.Әле Мөниптән ялгыз калганына да берничә генә ел,балалары да янында,оныкларын сөеп яшәгән көннәре.Тик яшьлек мәхәббәтен еллар буена күңелендә саклаган икән Фазилә.

Ә Нәҗипнең тормышы гел ызгышлы булды.Килен кайнана-кайнатага да рәхәт күрсәтмәде.Үзләре дә гомер көзенә кергәч,аерылышып яшәделәр.

Шулай алдан Нәҗип,ул вафат булганнан соң гына йортына кайта алган хатыны бакыйлыкка киткән.Булалмаган каенсеңелнең дә язмышы фаҗигале тәмамланган.Хәзер ул нигездә алабута гына үсә,бәхетсез нигез…

Фазиләнең ул урамнан узарга туры килгән саен йөрәге тырный,Нәҗип мине каргап яшәмәдеме икән?Шуңа аның рухына гел укып тора. Шуларны ишеткәннән соң туган апасын беренче күргәндәй сокланып карады Рәсимә.Шөкер,нинди яхшы күңелле туганы бар бит аның,исән генә булсын.

Сөйләшеп утыра торгач вакыт сизелми дә бит ул. Телевизорда яңа ел котлавы башлангач,берәмләп виноградны каба-каба теләкләр теләделәр,ил-көнгә ,гаиләгә тынычлык,саулык,бәхет,гаиләдә булган хөрмәт,балаларга хәерле хезмәт,укыган оныкларга тел ачкычы,теләкләр күп,Раббым үзе кабул итсен,дип,амин иттеләр.Аннары апасы арып,ятып торырга булды.Рәсимә урамга чыкты,күршедә яшьләр утыралар ахыры,урам гөрли,һавага ут шарлары оча.Әй,Раббым,дөнъялар гына тыныч булсын,ил өстендә туплар гына шатламасын,дип,ашыгып керде.Апасы кабат торып утырган,җырлар тыңлап утыра иде,ул кергәч:

-Кая бардың,әллә теге егетең кайтканмы, ул кайткач сезгә килә икән,әниең арагызга керде шул, ярар инде ана хакларын хакладык икебез дә,сәвабы булсын Раббым,артык яратканнар бергә булалмыйлар шул,-диде.

Рәсимәнең дә бар иде өзелеп яраткан кешесе,яраткан яр онытылмый шул.

Тормыш бит ул кызык кына корылган,кемнәрдер кеше димләве буенча,бер күрмәгән егеткә кияүгә,яки бер күрмәгән кызга өйләнешәләр дә матур итеп яшәп китәләр.Бер карасаң,гомер буе бер берсен белгән кебек.Кайберләре еллар буе бер-берсен яратып йөриләр,армиядән кайтуларын көтеп алып,зур туйлар ясап өйләнешәләр дә,ел тулганчы аерылышып та куялар.Я булмаса,яратышып йөриләр дә гомердә очрашмаслык булып,үпкәләшеп аерылалар,үч итеп кыз башкага чыга,егет тә башкага өйләнә,аннары үкенеп гомерләре үтә.Күп очракта шулай шул, кызганычка каршы…

Фәнзил белән Рәсимә бик якын дуслар иде.Ул чакта әле Фәнзилнең йөргән кызы,Рәсимәнең егете бар иде.Баштарак бергә дә йөрделәр,сөйләшеп утырдылар.Ул чакта бит кочаклашып,култыклашып йөрүләр юк,шул сөйләшеп утырулар гына.Яз көне болынга чыгулар,сабантуйлар яшьләргә күңел ачу өчен барсы да бар иде.Рәсимәне егете озата килә,ул кайтып киткәч,Фәнзил дә кызын озатып куя,аннары таң атканчы Рәсимәләр капка төбендә утыралар.Рәсимә егетенә сөйли алмаган серләрен дә Фәнзилгә сөйли,егет тә шулай ук.Аларның уртак хыяллары бар,көзгә укырга китәчәкләр,бер берсенә сораулар бирешеп җавап эзлиләр, әйтерсең, имтихан бирәләр. Кайт инде Фәнзил ди кыз, җидегән йолдыз әйләнеп ятты инде. Юк, ди, егет бер йолдызы борылып бетмәгән.Алар көн саен шулай.Көн саен егетнең кызга яратуын әйтәсе килә,аннары барыбер укырга бергә китәбез,дип,сабыр итәргә була, соңыннан үкенәсен белми шул.Фәнзил киткәч тә кереп китәсе килми кызның да,ул инде йөргән егетен яратмавын,аның белән бер нинди дә уртак хисләре булмавын аңлый башлаган иде,тик килмә,дияргә генә теле әйләнми. Ул да укырга киткәч ара үзеннән үзе өзелер, дип, уйлый.

Август башында Казанга имтиханнарга китеп бардылар,Рәсимәне әнисенең җибәрәсе дә килмәде.Ананың теләге кабул булды,ул укырга керә алмады. Кайтып киредән лаборантка булып эшли башлады. Фәнзил керде, атна саен кайтты,инде алар икәү генә иде.Сөйләшеп сүзләре бетмәде,арада хатлар йөрде,сагыну хатлары. Ярабби, дип, уйлый иде Рәсимә, шул кадәр ярату буламы икәнни? Тизрәк укырга керәсе иде дә, гел күрешеп торасы иде үзе белән. Болай кайтып киткәндә туйганчы күрә дә алмый бит.

Рәсимә икенче елны да,аннары да имтиханга бара алмады.Әнисе мине шул ишелгән йортта калдырып,китәсеңме,дип,елагач,барлык укырга китәргә дип,җыйган акчасына,йорт төзелеше башлап җибәрде.Ул тиз генә була торган нәрсә түгел шул.Инде,шөкер,кердек ,дип,шатланып йөргәндә,Фәнзил диплом алды Аны бик еракка мал табибы булып эшләргә билгеләгәннәр иде. Кимендә өч ел эшләргә кирәк икән. Икәү китик, дип килде егет. Кая инде, шул сүзне ишетүгә әнисе урынга егылды. Авырып та тора иде инде. Ана хакы җиңде. Әлбәттә, ялгызы үстергән бердәнбер баласын шул кадәр еракка җибәрергә ничек риза булсын.Үлеп китсә,җирләргә дә кайтып җитәрлек ара түгел шул.Авылда гына яшәсә,килеп хәлен белер иде. Рәсимә Фәнзил белән озаклап сөйләште:

— Үпкәләмә,Фәнзил,мин әнине болай еракка калдырып китә алмыйм,ана хакы бар,дуслар гына булып калыйк,бәхетле бул,тик рәнҗемә,мин сине яраттым,яратам,гомер буе яратачакмын.Үзеңә туры килә торган кызны табып тормыш кор,риза бәхил,-диде Рәсимә.

-Юк, Рәсимә, син мине яратмагансың, минем кебек яратсаң, җиңел генә ризалашмас идең, әниеңне алып китәрбез, безнең белән яшәр, мин синнән башка кешене ярата алмаячакмын,- диде Фәнзил. Таякка таянып каты җил иссә егылып китәрлек ,көчкә атлап чыккан әнисен күргәч,аптырап калды егет.Алай уктыр,дип,уйламый иде ул,ана хакы олы хак шул,дип килешергә мәҗбүр булган егет, килеп исәнләште. Ана:

-Балакаем,бар бәхетең көтеп торсын,аерма мине баламнан,-диде ул,-матур гына аерылышыгыз.Еллар үткәч тә бер-берегезнең күзенә туры карарлык булыгыз.Фәнзил китеп барды,бер кысып кочаклап үбә дә алмадым,дигән үкенү хисе белән китте ул,әнисе чыкты шул…

Икенче елны Рәсимә читтән торып укырга кереп кайтты,Фәнзилнең өйләнгәнлеген ишетте.Бәхетле булсын,дисә дә,иң кирәкле бер әйберен югалткан кебек йөрәге сыкрап куйды.Кызлары туган, диделәр.

Тормышыңа синең бер күз салыр идем

Беренче һәм соңгы мәхәббәтем минем.

Еллар буе әрнеп янам синең утта

Бала сөясеңдер бәлки бу минутта

Юк,кирәкми тагын өзгәләнер күңел,

Ник, дип, башканыкын, ник минекен түгел?

Шулай бер-бер артлы еллар үтте. Алар очрашмадылар. Фәнзилә дә кияүгә чыкты. Ярыйсы гына торып та киттеләр иде, тик иренең генә гомере кыска булды. Балалар үсеп җитәр-җитмәс китеп барды. Әнисе әле шактый саулык белән яшәп, оныгының да баласын күрүгә иреште. Кызы авылда булгач үкенеп яшәмәде, бугай. Соңгы елларда бөтенләй бергә яшәделәр.

Балалар үсеп оя коргач сабантуйлар авылда да була башлады.Бер вакыт күршеләрнең дә төялешеп сабантуйга киткәннәрен күргәч,Рәсимә дә барырга уйлады.Авыл гына булса да шактый ерак,инде балалары киткәннәр иде,күршеләргә сыймады.Кереп китим дигәндә бер машина туктады,карамыйча гына утырган иде,утындык артына тотынган кулын берәү тотып алды.Караса,Фәнзил,энесенең машинасына утырган икән,ялгызы гына кайткан.Хәер,аның хатыны авылга беркайчан да кайтмады.Сабантуй мәйданына барып җиткәнче кулын җибәрмәде,үзе дә тартып алмады бугай.Исәнлек-саулык сораштылар. Яннарында утырган Хатирә исә, сез бик дуслар ахры, дип куйды.

-Әйе,апа,- диде Фәнзил ,- Рәсимә минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем. Тик без мәхәббәтебезне саклый алмадык, тик дуслык яши. Йөрәктә сакланган мәхәббәт гомерлек,дип,уйлап куйды Рәсимә.Ә сабантуйда аларга бергә йөрергә ярамый иде,дуслар булса да,ул кеше ире кеше хәләле.Фәнзил,әйтерсең сабантуй мәйданында гел аны гына карап йөргән,еллар узгач куйган рәсемнәрдә гел Рәсимә генә.

Сабантуйга ел саен ялгыз гына кайтты Фәнзил.Рәсимә соңгы барган Сабантуйда чишмә буенда икәү озак кына сөйләшеп утырдылар. Үткәннәрне искә алдылар,бергә йөргән танышларны, иске дусларны…

Инде хәзер икесе дә бабайлар, әбиләр, оныклары үсеп җиткән. Ә йөрәкләр һаман шул берсен-берсе сагынып яши. Рәсимәнең 70 яше тулган туган көненнән соң Фәнзил туп-туры өйләренә килеп котлап китте. Бик матур электр чәйнеге алып килгән, чәй эчкән саен мине исеңә алырсың, ди, әйтерсең, онытып торганым бар инде, дия алмый шул Рәсимә. Янәшәдә балалар, кечкенә оныгы инде аның итәгенә үк менеп утырган, тегесе дә бит кочаклап ярата. Әллә күңеленә Рәсимә, дип,хис иттеме икән? Яраткан кешенең баласы да якын буладыр шул.

Теге сабантуйдан соң беркайчан сабантуйга бармады Рәсимә.Тагын кайткандыр,дип,күрешәсе килмәде.Тик ялгышты,бу юлы Фәнзил сабантуйда эзләп тапмагач ,туры үзләренә кайтты.Теләсәң ачулан,сагындым,күрәсем килде,дигәч,ачулана аламы соң?Тик Рәсимә күрешергә сузган кулын алмады,ярамый,нәмәхрәм,диде,инде башка килмә,ирем рәнҗеп ятыр,дип,саубуллашты.Дусларча очрашуның гаебе булмаса да,ярамас. Өйдә икәү генә түгел ,балалар да бар,шулай да онытырга кирәктер инде,онытырга.Бәлки,гомер көзенә кергәч,соңгы очрашуларыдыр да,50 ел буе саф килеш сакланган мәхәббәт бит бу,кызык,әгәр бергә булган булсалар,ничек яшәгән булырлар икән?Мөгаен матур яшәрләр иде.Анысын Аллаһтан башка беркем дә белми шул. Ни булса да, бәхетле генә булсын.

Шөкер, берсе дә оныта алмыйм,дип,гаиләсенә хыянәт итмәде,йөзләре якты.

Күңелдә йөргән ярату хисен тышка чыгармадылар,үзләре генә белде. Апалы-сеңелле үткән гомерләрен искә алып,бүгенге тормышлары өчен шатланып,иртәнге намазга кадәр сөйләшеп утырдылар.

Ә урамда инде халык тынган, анда яңа ел бураны туздыра иде…

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *