Әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга быелның 15 февралендә 30 ел булды. Бу уңайдан әлеге сугыш афәтен үз җилкәләрендә татыган ир-егетләргә дәүләтнең юбилей медальләре тапшырылды.

Татар милли-мәдәни автономиясенең Заволжье район советы һәм Ленин Комсомолы проспектында урнашкан мөселман мәхәлләсе дә бу мөһим вакыйгадан читтә калмады. Мохтарият җитәкчесе Рафаэль Назмутдинов һәм мәхәллә активистлары өч дистәгә якын әфганчыны бәйрәм табыны артына чакырган иде. Заволжье район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов һәм район хәрби комиссариаты вәкиле утлар-сулар кичкән милләттәшләребезне дәүләт бүләкләре белән сөендерделәр. Әфганнын утлы юллары аша узган ир-егетләр үзләренең күңел хатирәләре белән бүлешеп, истәлекле очрашуны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.