"Мөэминнең мигъраҗы - намаздыр"

Рәҗәп аеның 26нчы көненнән 27сенә каршы кич Мигъраҗ кичәсе дип атала.

   Мигъраҗ кичәсе хәзерге заманда күп мөселман илләрендә хөкүмәт бәйрәме итеп билгеләнә, чөнки Мигъраҗ- Аллаһы Тәгаләгә якынлыкның иң югары дәрәҗәседер. Бу пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. җиде кат күккә ашуы белән бәйле.

   Риваятьләр буенча Пәйгамбәребез с.г.в. Мигъраҗ кичәсендә өммәте, үзенә ышанган мөселманнар өчен Аллаһтан гафу сораган һәм өммәте өчен дә мигъраҗ теләгән. “Я, Раббым,Мигъраҗ могҗизасы белән мине нигъмәтләндердең, өммәтен өчен дә нигъмәт теләр идем,”- диюгә Аллаһ Тәгалә :”Мөэминнең мигъраҗы намаздадыр,”-дип җавап кайтарган.

   Димәк, кешеләр намазларын төгәл укысалар, алар да Пәйгамбәребез с.г.в.нең мигъраҗы кебек зур дәрәҗәләргә ирешерләр һәм бик сәваплы булырлар,”-дип раслады Гыймран хәзрәт. Ул үзенең вәгазен дәвам итте:”Олы хәзрәтләр( аларның барсына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре булсын) Рәҗәп әл Мүрәҗәт аеның егерме җиденче кичәсенә багышлап махсус 12 рәкагать намаз укылыр дип әйтеп калдырганнар.Ахыры ике рәкагать укылгач,100 мәртәбә тәсбих,100 мәртәбә Рәсүл Әкрам с.г.в.салават сәлам әйткәннәр,”-диде һәм Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ЙәСин шәрифне укыды, дога кылды.

   Ике дистәгә якын мәчет картлары, шәкертләр Мигъраҗ кичәсеннән башлап Бараәт кичәсенә кадәр ахшам намазыннан соң Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен берәр ЙәСин шәриф укырга карар кабул иттеләр.Мөгаллимә Халифә Шәмсетдин кызы Хисмәтуллованың шәкертләре дин дәресләренә биш ел дәвамында йөриләр һәм Коръән Кәримне уңышлы гына укып багышлаучылары да бар.(Аллаһы Тәгалә кабуллыгына ирештерсен). Дин кануннарына буйсынып, дини йолаларны төгәл үтәргә тырышалар һәм ,алдан сөйләшелеп куелганча, бәйрәм көнне уразага кереп,мәчеттә авыз да ачтылар.

   Мукшы Күле мәхәлләсенә киләчәктә хәерле гомерләр телик, гыйлем чишмәләре саекмасын, киләчәк буын әби-бабаларының кадерен белеп Аллаһы Тәгалә кушкан юлдан барсыннар.

Сәхабетдинова Гөлнәфис Галимҗан кызы.