Яшәү яме

Ульяновскиның Заволжье район администрациясе бинасында  Татарстанның Буа шәhәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, язучы, Татарстанның атказанган укытучысы Гөлнур Айзат белән «Яшәү яме» дип аталган очрашу узды. Әдәби-музыкаль кичә татар автономиясенең район советы hәм җирле «Ак калфак» оешмасы тырышлыгы нәтиҗәсендә яңа форматта hәм бай эчтәлекле итеп әзерләнгән иде.

    Гөлнур Айзат - күпкырлы талант иясе. Ул - җиде китап авторы, дүрт йөздән артык популяр җырга сүзләр язган. Аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны йөзгә якын артист, унбиш эстрада ансамбле башкара. Yзешчән җырчы буларак, берничә видео hәм альбом чыгарган. Танылган шәхес – Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов белән берлектә язган җырларга клиплар да төшергәннәр. Гөлнур Хәлил кызы тәҗрибәле педагог та әле - Буа районы мәктәпләрендә 34 ел буе балаларга ана телен өйрәтә. Ул күз явын алырлык рәсемнәр дә ясый. Ә өй каршындагы бакчада бөтен күңел җылысын биреп үстергән аллы-гөлле роза чәчәкләренә сокланмаган кеше калмагандыр, мөгаен.

    Әдәби очрашу «Яшәү яме» дип юкка гына аталмый. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнур Айзат татар шигъриятенә сәхнә остасы Сиринә Зәйнетдинова башкаруындагы әлеге популяр җыр аша килеп керде hәм халык мәхәббәтен яулады.

    Гөлнур Хәлил кызы кичә башланып китү белән тамашачы күңелен тәмам әсир итте. Ул шигырьләрен, җырларын яңгыратып, үзенең тормыш юлын да ачык чагылдырды.

    Татарстанның Апас районы Иске Әнәле авылында туган бала «әти кызы» булып үсә. Ул кече яшьтән Хәлил абыйдан төпле тәрбия ала, аның киңәшләренә, үгет-нәcыйхәтләренә колак сала hәм тормыш юлында очраган сынаулар алдында баш имәскә, тез чүкмәскә өйрәнә. Өч яшьлек кызчык беренче тапкыр сәхнә түренә менеп «Утыр әле яннарыма» дигән җырны гаҗәеп оста башкара hәм шул көннән алып авылда бер генә бәйрәм концерты да аннан башка үтми. Аннары ун яшьлек Гөлнурның самими шигырьләре район газетасында, Казан басмаларында дөнья күрә. Университетта укытучы hөнәрен үзләштергән кыз Буа районына килен булып төшә. Тормыш иптәше Азат Касыйм улы белән матур, тату гомер кичереп, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кайгы җиле алар капкасын да читләтеп үтми. Шактый вакыт Буа районы башлыгы булып эшләгән Азат абый кинәт авырып, урын өстенә ята. Гөлнур апа үлем белән якалашкан ирен нәкъ менә бала караган кебек тәрбияли, аңа акрынлап аякка басарга булыша.

    Гөлнур Хәлил кызы авыр минутларда да төшенкелеккә бирелми, иҗат итүдән туктамый. Алай гына да түгел, нәкъ шул чорда ул «Бәхет кошы» дип аталган китабын яза. Шул ук исем астында шигырь, соңрак җыр да туа. Сиринә Зәйнетдинова әлеге җырны башкарып, «Алтын барс» премиясенә лаек була.

    Мәктәптә директор урынбасары булып эшләгән елларда Гөлнур Хәлил кызы якташыбыз - шагыйрь hәм язучы, Россия Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның тормыш hәм иҗат юлына багышланган әдәби музей булдыру бәхетенә ирешә. Ә инде тагын бер якташыбыз - легендар шәхес Гакыйль ага Сәгыйровның кабатланмас иҗаты белән дәресләрдә укучыларны даими таныштырып бара. Хәтта теш арасына карандаш кыстырып рәсем дә ясап карадык, ди ул.

    Гөлнур апаның күпләр сокланырлык, үрнәк алырлык тагын бер үзенчәлекле ягы - игелекле, мәрхәмәтле булуы турында да язмый мөмкин түгел. Ул менә дистә елдан артык инде үзенең барлык авторлык гонорарын да авыру балага биреп бара. Ә Буа шәhәренең картлар йортына ярдәм итү максатында ел саен хәйриячелек концертлары оештыра. Ничек инде олы йөрәкле шәхес дип атамыйсың аны?!

    Бүген Гөлнур Айзат бөтен гомерен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган тормыш иптәше турында китап язу белән мәшгуль.

    Әдәби кичәдә танылган шагыйрә hәм язучы иҗатын яратучы, якын күрүче шәрәфле кунаклар да катнашты. Заволжье район администрациясе башлыгы Наил Юмакулов Гөлнур Хәлил кызының күпкырлы иҗатына соклануын белдерде.

    - Без Татарстанның Буа районы белән күптәннән бирле инде хезмәттәшлек итәбез. Алар безгә ел саен күмәкләшеп Сабантуй бәйрәменә киләләр. Ә инде бүген Гөлнур ханымның биредә чыгыш ясавы - районыбыз татар-мөселманнарына әйтеп бетергесез зур бүләк,- диде район җитәкчесе.

    Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин да якташының иҗатын югары бәяләде.

    - Гөлнур апаның hәр иҗат җимеше тәрбияви мәгънәгә ия. Яшь буын аның әсәрләре аша халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, татар гаиләләренә генә хас кануннар белән таныша. Ә тирән эчтәлекле шигырьләренә язылган җырлар эстрадада зур дәрәҗәләр яулый,- диде Р.Сафин.

    «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов та Гөлнур Айзат белән тыгыз элемтәдә торулары турында сөенеп сөйләде. Аның хикәяләрен укучыларыбыз hәрвакыт көтеп алалар hәм яратып укыйлар, дип белдерде ул.

    «Өмет» газетасының җаваплы секретаре Рузия Хәлимова, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина, җирле автономия рәисе Рафаэль Назмутдинов, мәдәният ветераны Гөлсинә Герасимова, табибә Наилә Потеева, Чардаклы районының Мактаулы гражданины Җәмил Хәкимов, туксанынчы елларда милли мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнашкан Гөлфинур Чулакова үзләренең чыгышларында Гөлнур Айзатка яңа иҗат уңышлары теләделәр hәм бай эчтәлекле, күңелләрдә матур хатирәләр калдырган кичәне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

    Әдәби кичeнең ахырында Буадан килгән тагын бер кунак - районның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Нурия Гайнуллова чыгыш ясады.

    - Без шундый күпкырлы талант иясенең нәкъ менә Буа районында яшәп иҗат итүенә бик тә шатланабыз hәм аның белән чиксез горурланабыз,- диде ул.

    Рузия ХӘЛИМОВА.

Кунак Заволжье районы башлыгы Наил Юмакуловка китап тапшыра
Онытылмас очрашу