«Сембер җыры» халык көйләрен барлады

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә инде традициягә кергән «Сембер җыры-2019» өлкә фестиваль-конкурсы гөрләп үтте. Иҗади бәйгедә төбәгебезнең алты районыннан hәм Ульяновск, Димитровград шәhәрләреннән егермегe якын конкурсант катнашты.

Татар мәдәният үзәге коллективы hәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылган «Сембер җыры-2019» төбәк конкурсының нигезләмәсенә быел җитди яңалык кертелгән иде. Узган елларда бәйгедә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге егетләр heм кызлар көч сынашса, быел 35-55 яшьлек җырчыларыбыз үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аларга Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Туркова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде.

 Күркәм чараны оештыручыларның берсе - өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин белдерүенчә, бу данлыклы конкурс быел инде 29 нчы тапкыр уздырыла.

 - «Сембер җыры»на 1991 елда Ульяновск өлкәсенең мәдәният идарәсе, «Чишмә» телевизион тапшырулары hәм «Өмет» газетасы редакциясе башлангычы белән старт бирелгән иде. Бу эш бик тә нәтиҗәле булып чыкты. Әлеге конкурс бүген дә милләттәшләребез арасында популярлыгын югалтмый,- диде мохтарият җитәкчесе.

 Конкурсантлар мәртәбәле бәйгедә чыгыш ясаулары белән хаклы рәвештә горурлана алалар. Чөнки бик күп талантлы семберлеләр - Илдар Рамазанов, Алсу Туктарова, Алсу Альметова, Фәрхать Вахитов hәм Римма Мөхәммәтҗанова «Сембер җыры»нда төрле елларда катнашып, лауреат исемен алу бәхетенә ирештеләр бит.

Бәйге матур гына башланып китү белән талантлы, әмма бер-берсен hич кенә дә кабатламаучы милләттәшләребез бер-бер артлы сәхнә түренә агыла башлады. Алар татар халык көйләрен hәм заманча эстрада җырларын моңлы, аhәңле итеп башкаруда үзләрен сынап карадылар. Жюри әгъзалары шулай ук бәйгедә катнашучыларның милли киемнәренә hәм сүзләрне дөрес итеп яңгыратуларына да игътибар бирделәр.

Иске Кулаткы сәхнәсе йолдызы Лилия Байбикова данлыклы «Моң дулкыны» триосы солисты буларак семберлеләргә күптәннән таныш инде. Бу юлы да халык аны җылы кабул итте hәм көчле алкышларга күмде. Яңа Малыклы районы сәнгать осталары да сынатмаска тырышты. Урта Исәнтимер авылыннан Наилә Тимергалиева белән Иске Исәнтимердән Зөлфия Сәфәргалиева сәхнәдә үзләрен иркен тотып, чын профессионалларча чыгыш ясадылар. Вешкайма районы данын яклаган билгеле фермер Рөстәм Камаевның чыгышы да тамашачы күңеленә хуш килде. Ул үзе гармунда уйнап, татар халык җыры «Ай, былбылым»ны башкарганда, чәчләренә чал кунган абый-апалар үзләрен яшь чактагы «Аулак өй»гә, кич утыру мизгелләренә әйләнеп кайткан сыман хис иттеләр. Димитровград шәhәреннән талантлы җырчы, hәрвакыт елмаеп торучы Миләүшә Халитованы да халык үз итеп өлгерде. Чардаклы районы вәкиле Фәнис Науметовны сәхнә өркетми шул. Ул бер дә тарсынып тормады, бәйге нигезләмәсенә исе китмичә, көр тавышы белән моңга сусаган тамашачыга өч җырын бүләк итте. Мәләкәс районы Мөси авылыннан «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы hәм «Тарихи мирас» клубы җитәкчесе, С.Урайский исемендәге әдәби премия лауреаты Гөлнәфис Сәхәбетдинова өлкә күләмендә оештырылган бер генә милли-мәдәни чарадан да читтә калмый. Кызы Гөлназны да үзенең шәхси үрнәгендә чын татар сылуы, милләт җанлы итеп тәрбияли. Күпкырлы талант иясе бу бәйгедә дә үзен чын профессионал җырчы сыйфатында танытты. Ул татар халкының борынгы «Гөлҗамал»ын сузып җибәрде hәм тамашачы күңелен тәмам әсир итте. Сәхнәнең җыр сүзләренә туры китереп бизәлгән булуы үзе ни тора?! Ульяновск шәhәренең «Строитель» мәдәният йорты карамагында эшләп килүче «Туган як» ансамбле (җитәкчесе - Ринат Сөләйманов) җырчылары hәм «Киндяковка» культура йортының «Нур» татар халык театры (җитәкчесе – Җәмилә Мифтахова) солистлары да бары мактау сүзләренә лаек, алар иҗади бәйгегә күмәкләшеп килгән иде.

Ниhаять, зарыгып көтеп алган, дулкынландыргыч мизгелләр килеп тә җитте. Жюри әгзалары фестиваль-конкурста җиңүчеләрне тантаналы рәвештә игълан иттеләр. Ульяновск шәhәренең талантлы сәнгать әhеле Дамир Салахутдинов бәйгенең гран-при дәрәҗәсенә лаек табылды. Ә Зөлфия Сәфәргалиева (Яңа Малыклы районы), Лилия Байбикова (Иске Кулаткы районы) hәм Миләүшә Халитова (Димитровград шәhәре) I нче дәрәҗәле лауреат исемен үзара бүлештеләр. II нче дәрәҗәле лауреат исемнәре дә билгеле. Менә алар: Рамил Вафин (Ульяновск шәhәре), Гөлнәфис Сәхәбетдинова (Мәләкәс районы) hәм Фәридә Миннибаева (Ульяновск шәhәре). III нче дәрәҗәле лауреат булып Фәнис Науметов белән Гүзәл Ибраhимова (Павловка районы) танылдылар. Вешкайма районыннан фермер hәм гармунчы Рөстәм Камаев «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының махсус бүләген алу бәхетенә иреште. Ә семберлеләргә мәзәк сөйләү остасы буларак яхшы таныш Альберт Насибуллин «Тамашачы күңелен яулаучы» призы белән бүләкләнде. Барлык лауреатларга да әлеге фестиваль-конкурсны оештыручылар - Халык мәдәнияте үзәге (ЦНК) hәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан әзерләнгән дипломнар, кубоклар hәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Сембер җыры-2019» өлкә фестиваль-конкурсы уңышлы үтте hәм бик күп яңа талантларны сәхнәгә чыгарды. Милли җыр-моңнарыбызны яратучы тамашачы шул уңайдан Рамилә Сафина җитәкчелек иткән Татар мәдәният үзәге коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты.

    Рузия ХӘЛИМОВА. 

Вешкайма районыннан Рустам Камаев