Өлкә ифтарына чакырабыз!

Изге вә мөбарәк Рамазан аенда Ульяновск өлкәсе мoселманнарының региональ диния нәзарәте һәм Ульяновск өлкәсе татар бизнесменнарының «Сембер» иҗтимагый оешмасы өлкә Губернаторы С.И.Морозов ярдәме белән 1 июнь көнне «Волга-Спорт-Арена» спорт сараенда (Засвияжье районы, Октябрьская урамы, 26Б) традициягә кергән өлкә ифтарын үткәрәләр. Башлана - 20 сәгатьтә. Керү - чакыру билетлары буенча, аларны шәһәр һәм авыл мәчетләре имам-хатыйбларыннан алырга мөмкин. 
Белешмәләр өчен телефон: 8 (927) 270-11-92, 8 (8422) 31-04-84.